Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КАМАЗ битлек режимы кертә

«КАМАЗ» компаниясе офисларында һәм кешеләр күп булган җитештерү урыннарында 1 августтан битлек режимы кертелә. Компаниянең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

 

«Ил буенча, республикада һәм «КАМАЗ»да коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш штабы дүшәмбедән предприятие офисларында һәм кешеләр җыелган урыннарда (керү урыннары, ашханәләр һ.б.) битлек режимы кертү турында карар кабул итте», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук предприятие штабы хезмәткәрләрне ревакцинация үтәргә өндәде.

«Әлеге карарлар коллективның сәламәтлеген саклау һәм коронавирустан массакүләм авыруга юл куймау максатыннан кабул ителде», – дип билгеләп үттеләр компаниядә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/kamaz-bitlek-rezimy-kerta-5858045

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев