Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Кара җомга»...Сатучылар ничек хәйләли дә, без ничек алданабыз?

Хәзерге заманда акчаны янга калдыруда аз булса да ярдәм итә торган мондый нәрсәләргә игътибар итмәүче кешеләр сирәктер.

Ташламалар ярдәмендә товар җыю, чынлап та, кесә өчен отышлымы? Кесәң такыр калмасын өчен, акцияләр чорында үзеңне ничек тотарга? Финанс белгече Ләйсән Харисовадан шулар турында сораштык.

– Минем фикерем буенча, ташлама көннәре  ул – маркетинг алымы гына. Чөнки күпчелек сатучылар «кара җомга» алдыннан бәяне күтәрә һәм, көне җиткәч, аны үз бәясенә кайтара. Зур ташлама ясаган кебек килеп чыга. Әмма болай эшләү – ялганлау бит инде. Мондый ташламалы көннәргә ышанмаска киңәш итәр идем. Әгәр дә отышлы бәядән нәрсәдер аласыгыз килсә, ул товарларны берничә ай алдан караштырып йөрергә, чагыштырырга өйрәнергә кирәк. «Ташлама» сүзе генә сезнең күзләрне томаларга тиеш түгел, – диде белгеч.

Ничек алданмаска?

Сату нокталарында һәрнәрсә мөһим. Маркетологлар товарның бәясенә аның исен дә, төсен дә, нинди киштәдә урнашуын да, хәтта кибеттә уйнап торган көйне дә кушып сатарга өйрәтә.

Тиз арада сатарга теләгән товарларның бәяләрен кызгылт сары яисә сары төс белән бирәләр. Сары төс, белгечләр фикеренчә, сатып алучыны тизрәк нәтиҗәгә килергә этәрә. Кыйммәтле товарны сатып җибәрергә теләсәләр, кара төсне кулланалар. Кара төс затлы төс санала. Димәк, сатып алыначак товар да затлы, эксклюзив, аз санда гына һәм бары тик синеке генә булачак дигән сүз!

Рекламага кызыгып, отышлы бәя артыннан куып, акчасыз калмас өчен, нишләргә?

Исемлек төзегез. Бу – гомумән, теләсә кайчан, теләсә нинди кибеткә барганда кулланылырга тиешле кагыйдә. Нәрсә кирәк, шуны гына сатып алырга тырышыгыз. Кибеткә билгеле бер бюджет белән генә керегез.

Кредитка – юк! Товарларны кредитка сатып ала күрмәгез. Бигрәк тә ташламалыларны.

Кешбэк. Салым вычетын кайтару рәхәт булган кебек, кайбер товалар өчен кешбэк алу да шулай рәхәт бит. Гадәттә, банк картасы белән түләгәндә, теге яисә бу товарны сатып алганчы ук, нинди товарга кешбэк кайтарасын сайларга мөмкин.

Бәяләрне чагыштырырга иренмәгез. Бигрәк тә моны ташлама, акция көннәренә кадәр эшләсәң хәерле. Чынлап та отышлымы, әллә инде бу товарны акциясез алсаң да берни үзгәрмиме – менә шуны аңларга кирәк.

Техника алганда, аеруча сак булырга киңәш ителә. «Зур ташлама» дигән сүз артына техниканың гарантиясез, киштәдән генә алып бирелгәне, кулланылышта булганы яшеренергә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155850/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев