Катнаш никахта туган баланы ничек тәрбияләргә?
Кызганычка дисәм, дөрес булырмы – белмим, әмма катнаш никахлар саны артып тора. Яшьләр бу көн белән яши. Киләчәк, балалар турында онытып җибәрәләр. Ә бит “баланы ничек тәрбияләрбез?” дигән сорау беренче булырга тиеш. Шулай да, катнаш никахта туган баланы ничек тәрбияләргә соң?
Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек:
- Әлбәттә, ике динне дә хөрмәт итәргә кирәк. Гореф-гадәтләрне саклауда өлеш кертергә өйрәтү – ата-ананың бурычы. Гадәттә, балага 18 яшь тулгач, ул үзе ике динең берсен сайлап кабул итә. Һәм моңа ата-ана каршы килергә тиеш түгел. Көч белән намазга бастырып булмаган кебек, чиркәүгә дә кешене мәҗбүри кертеп булмый. Ул бу юлны үзе сайларга тиеш. Шулай да иң зур теләк – гаилә коручылар үз дин вәкилләрен сайласын иде.
http://Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/katnash-nikakhta-tugan-balany-nichek-trbiyalrg
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев