Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан форумында Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм хезмәте буенча очрашу була

Казанда 18 декабрь көнне «Мой Бизнес. E-COM» форумы мәйданчыгында Россия маркетплейслары лидерларының эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән очрашуы узачак.

Очрашу вакытында бизнес 2024 елда интернет-сатуларны ничек арттырырга икәнен белә алачак. Маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү күчмә хезмәте эшен оештыру — тагын бер үзенчәлек булачак. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләт  матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре саны 174 тапкырга арткан. Һәм безгә «кайнар элемтә»гә теге яки бу маркетплейс белән бәхәсне җайга салуда ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр торган саен ешрак килә. Төп проблема – эшкуарлар техник ярдәм хезмәтләреннән еш кына оператив җавап ала алмый», – дип сөйләде Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

Аның сүзләренчә, форум кысаларында күчмә бригадалар – маркетплейсларның техник ярдәм хезмәте эшен оештыру тәкъдим ителгән, алар сорауларны урында тыңлый һәм оператив хәл итә алачак.

Форум «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган.

Татарстанда теркәлгән компания вәкилләренә, шулай ук үзмәшгульләргә форумда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк. Катнашу бушлай.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев