Казан гимназиясендә түшәм җимерелү фактын тикшерү бара
Авиатөзелеш районының 37 нче гимназиясендә түшәм җимерелү факты буенча тикшерү бара.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин эш нәтиҗәләре турында хисап тотарга кушты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Мәктәп администрациясен ваемсызлыкта гаепләргә мөмкиннәр, шул исәптән дүртенче сыйныф укучысы алган җиңел җәрәхәтләр аркасында да. Исегезгә төшерәбез, бу гимназиядә түшәм икенче тапкыр җимереде.
Ремонт эшләре дәресләр үткәрүгә комачауламас өчен Яңа ел каникуллары вакытында башкарылачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев