Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан яшьләр саммиты 26 августтан 30 августка кадәр узачак

Казан глобаль яшьләр саммитында катнашуга гаризаны 10 июньгә кадәр бирергә мөмкин.

Бу хакта «Россия 24/Татарстан» телеканалында ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сөйләде, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».

Чара Казанда 26 августтан 30 августка кадәр узачак. Программада: мәгариф өлкәсендә карьера һәм партнерлык формалары турында сессияләр, халыкара һәм федераль экспертлар белән ачык диалоглар һәм ток-шоулар, төрле илләрдә тәрбия модельләре, креатив икътисад, ясалма фәһем роле турында дискуссияләр, шулай ук мәгариф проектларының краш-тестлары. Сессияләрнең бер өлеше алдан теркәлү буенча барлык теләүчеләр өчен ачык булачак.

Сөләйманов билгеләп үткәнчә, яшьләр саммиты киң җәмәгатьчелеккә кызыклы, шуңа күрә программа берничә яссылыкта формалашкан. Экспертлар өчен тар форматтагы сессияләр, шулай ук ясалма фәһем, мәгариф системасы һәм креатив индустрияләр темаларына ачык дискуссияләр һәм сессияләр булачак, аларда теләгән һәркем катнаша алачак. Быел чараны уздыру урыны итеп Уникаль осталык үзәге (ЦУМ) сайланган.

Программада шулай ук заманча милли мәдәният фестивале һәм фән фестивале планлаштырылган, алар Казанның ачык мәйданчыкларында узачак һәм шәһәр халкы, туристлар өчен дә ачык булачак. Катнашуга гаризаны Казан Глобаль яшьләр саммитының рәсми сайтында бирергә мөмкин.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев