Казан Кремле янындагы мәйданчыкта тау чаңгысы фестивале 500дән артык катнашучыны җыйган
Казан Кремле янында «Крутой спуск. Кремль» икенче тау чаңгысы фестивале үтте
Ул - «Күрше» республика фестиваленең кышкы сезонының төп вакыйгасы.
Быел чараның масштабы сизелерлек артты. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләгәнчә, 2024 елда 300гә якын катнашучы булса, быел теркәлү вакытында гына да 350дән артык кеше катнашкан, ә финалга аларның саны биш йөзгә якынлашкан.
"Без трассаны катлауландырдык, трамплин күтәрдек, яңа торба өстәдек. Һәм бу шунда ук нәтиҗә бирде – быел ярышлар башка дәрәҗәгә чыкты, күпкә кызыклырак булды", - дип билгеләп үтте Салихов.
Ул аңлатканча, быел фестиваль «Күрше» республика фестивале ярдәмендә масштаблырак булган.
Һәвәскәрләр һәм яшь спортчылар өчен аерым трасса ясалган. Барлык элементлар да сноупарклар өстендә эшләү тәҗрибәсе булган профессиональ райдерлар һәм шейперлар җитәкчелегендә булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев