Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан кулланучылар кооперациясенең халыкара форумын кабул итәргә әзерләнә

«Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы Казанда 8 июльдән 10 июльгә кадәр узачак.

Ул Россия Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына һәм Татарстан кулланучылар берлегенең 110 еллыгына багышланачак. Татарстанда әлеге форумны уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, һәм аңа әзерлек инде башланды, дип сөйләде «Татар-информ» га биргән интервьюсында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов.

"Форумга без бөтен Россиядән студентларны чакырабыз. Алай гына да түгел, республиканың һәр районыннан өлкән сыйныф укучыларын Россия кооперация университеты студентлары, кулланучылар кооперациясе ветераннары белән аралашырга чакырабыз. Бәлки, соңыннан алар ниндидер кызыксыну күрсәтерләр, профильле уку йортларына керерләр, ә укуны тәмамлагач, безгә эшләргә килерләр», – дип белдерде ул.

Шәймәрданов Форумны уздыру чорында «Казан Экспо» мәйданчыгында «Агроволга»Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе булачагын билгеләп үтте. Анда шулай ук Кулланучылар кооперациясе җитештерә торган продукция дә тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев