ҖӘМГЫЯТЬ

Казан студентлары Мисырда «Эль-Дабаа» АЭСын төзүдә катнаштылар

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының тугыз студенты быел җәй көне Мисырда «Эль-Дабаа» атом электростанциясен төзүдә эшләгән. Татарстан Студентлар отрядлары вәкилләре «Росатом» дәүләт корпорациясе объектларында эшләүче «Оазис» һәм «Дюна»халыкара отрядлары составына керде. Бу хакта Татарстан студотрядларының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев РСОда катнашучыларны ел саен алты илдә – Һиндстан, Бангладеш, Мисыр, Төркия, Венгрия һәм Кытайда җиде атом станциясе төзүгә җәлеп итәләр, дип сөйләде.

Аның сүзләренчә, мондый объектларда эшләү студентларга эре халыкара проектларда катнашырга һәм һөнәри тәҗрибә алырга мөмкинлек бирә. Аларга Россиядә «Росатом» объектларында студотрядлар составында эшләгән һәм чит телне белгән профильле белгечлекләр укучыларын гына кертәләр.

Халыкара проектларда төзелеш отрядлары төзелеш-монтаж эшләрен башкардылар, технологик җиһазлар урнаштырдылар һәм керү контроле инспекцияләрендә катнаштылар. Студентлар шулай ук аңлату проект документациясен инглиз теленнән рус теленә һәм административ-хуҗалык эшчәнлеге документларын кытай теленнән тәрҗемә иттеләр.

 

татар-информ


Нет комментариев