Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган, заказ бирүче булып «ТР Главстрой» тора.
«Тасма» стадионы янындагы җир кишәрлегендә яңа спорт комплексы барлыкка киләчәк. Ул гомуми мәйданы 6,2 мең квадрат метр булган ике катлы бина булачак. Анда укчылар залы, чишенү бүлмәләре, тренажер залы, медицина бүлмәсе, ашау зоналары, санитар-көнкүреш һәм техник бүлмәләр урнаштырылачак.
Булачак уктан ату үзәге профессиональ спортчылар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә тренировка мәйданчыгына әвереләчәк. Ул берьюлы 160 кешене кабул итә алачак.
Нет комментариев