Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда «Бердәм Россия» югары сыйныф укучылары өчен һөнәри ориентация форумы уздырды

Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»нең Иҗтимагый ярдәм штабында «Мәгариф – 2026» форумының икенче этабы узды.

«Минем карьерам Бердәм Россия белән» партия проекты кысаларында оештырылган чарага Казанның 5нче лицее һәм 1нче мәктәптән 40 өлкән сыйныф укучысы җыелды, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.

Штаб җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева, мондый очрашуларның мәктәп укучыларына экспертлар һәм төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре белән турыдан-туры аралашырга ярдәм итүен билгеләп үтте.

Форумның төп өлеше «Югары белем: югары уку йортын һәм уку юнәлешләрен ничек дөрес сайларга» дигән темага панель дискуссиядән башланды. Очрашуның модераторы сыйфатында штабның ивент-менеджеры Георгий Зубко чыгыш ясады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт өстенлекләренә һәм якындагы дистә елларда төбәк икътисадында ихтыяҗ булачак белгечлекләр сайлауның мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, ректорлар советы рәисе урынбасары, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Роза Әхмәдиева институтның мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм республика Фәннәр академиясенең 2026 елга планнары белән уртаклашты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев