Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда беренче мәртәбә «Оливье» салатының бәясе төште

Быел оливьеның дүрт кешегә исәпләнгән салаты казанлыларга 531,5 сумга төшәчәк.

Узган ел белән чагыштырганда, ашамлык бәясе 18 процентка кимегән.

Һәрхәлдә, нәкъ менә шундый бәяләрне «Вечерняя Казань» декабрь ахырында  «Пятерочка» кибетләреннән тапкан.

Журналистлар  продуктларны бәя-сыйфат нисбәте буенча эзләгәннәр. Шулай ук ташламалы азык-төлекне дә сайлаганнар. Һәм бәяләр аларны гаҗәпкә калдырган:: салат бәясе 2024 елның соңгы аенда,  хәтта 2023 елның декабренә караганда да арзанрак булып чыккан.

Классик «Оливье»га нибары сигез ингредиент керә: бәрәңге, кишер, суган, консервланган борчак, маринадланган кыяр,  пешкән казылык, йомырка һәм майонез.

Продуктларның бәясен рецепттагы «граммлар» буенча гына түгел, ә сатып алганча - килограммнар дип тә санаганнар.

Әйтик, декабрь азагында Казандагы супермаркетта бөтен продуктлар исемлеге 776 сумга төшкән. Чагыштыру өчен: 2024 елда шундый ук исемлеккә 1031 сум киткән, ә 2023 елда - 775 сум.

 

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев