Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда Камал театры янында җир убылган, чокырга бер кыз төшеп киткән

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театр янындагы тротуар ишелгән.

 

Җимерелү җәяүлеләр кичүе янында булган.

Туфрак убылу нәтиҗәсендә, чокырга 22 яшьлек кыз егылып төшкән. Зыян күргән кызны травмпункта алып киткәннәр. Аның аяклары имгәнгән.

Казанның Вахитов районы прокуратурасы Камал театры янында туфрак убылу буенча тикшерү эше башлады. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Күзәтчелек ведомствосы вәкилләре тиз арада фаҗига урынына килде. Прокуратура муниципалитетның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе буенча эшчәнлегенә бәя бирәчәк һәм кирәк булган очракта, чаралар кабул итәчәк», – дип аңлатты Руслан Галиев.

 https://tatar-inform.tatar/news/kamal-teatry-yanyndagy-cokyrga-ber-kyz-tosep-kitkan-prokuratura-tikseru-baslady-5861239

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев