Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда «Күрше фест» фестиваленә старт бирелде

Татарстан башкаласында - Казанда «Крылья Советов» паркында «Курше» шәһәр фестиваленең кышкы сезоны ачылды.

Казанлылар өчен malsi Music & Ilgiz һәм «Братья Грим» төркеме солисты Константин Бурдаев катнашында музыкаль концерт оештырылды, шулай ук балалар мәйданчыклары, фудкортлар һәм фотозоналар эшләде.

2026 елның 20 гыйнварына кадәр шәһәрнең барлык районнарында бәйрәм чаралары узачак.

Паркларны һәм җәмәгать киңлекләрен Яңа елга бизәячәкләр.

Фестивальнең максаты-кешеләрнең ял итү өчен буш вакытлары күбрәк булган бәйрәмнәр вакытында халыкның ялын төрлеләндерү.

«Күрше» фестивале иҗтимагый киңлекләрне үстерү программаларының дәвамы булып тора һәм октябрьдә яңа кышкы сезон белән янәдән эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев