Казанда «Шомбай фест» фестиваленең беренче көне узды
Фестиваль программасы «Әкият» курчак театры сәхнәсендә ачылды.
Кичә Казанда VI «Шомбай фест» Халыкара курчак театрлары фестивале башланды. Фестиваль программасын «Әкият» курчак театры сәхнәсендә «Тараканище» (Санкт-Петербург курчак театры) һәм «Зимние чудеса» (Мордовия Республикасы Дәүләт курчак театры) спектакльләре ачып җибәрде.
Спектакльләргә театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Динә Дәүләтшина, театр тәнкыйтьчесе Ольга Романцова, «КукАртель» театр-студиясе режиссеры һәм оештыручысы Александр Стависский һәм Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге секретаре, жюри рәисе Давид Бурман бәя бирәчәк һәм алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алачак.
Курчак театрлары фестивале Казанда 17-21 июньдә уза.
https://tatar-inform.tatar/news/v-kazani-prosel-pervyi-den-festivalya-sombai-fest-5925208
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев