ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда узачак Kazan Digital Week 2026 көнен хәбәр иттеләр

Чарада хакимият органнары, бизнес, IT-компанияләр һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашачак.

Kazan Digital Week 2026 халыкара форумы Казанда 29-31 октябрьдә узачак. Аны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге уздырачак.

Форумның төп темаларыннан берсе –  ясалма интеллектны үстерү булачак. Катнашучылар шулай ук яңа технологияләр һәм төрле өлкәләрдә цифрлы чишелешләрне куллану турында фикер алышачаклар.

 

Казань КП


Нет комментариев