Казандагы Кол Шәриф мәчете туристлар өчен Корбан бәйрәме алдыннан вакытлыча ябылачак
Казанда Кол Шәриф мәчете туристлар өчен Корбан бәйрәменә әзерләнү һәм бәйрәм намазы уздыру сәбәпле вакытлыча ябылачак.
Бу хакта "Казан Кремле" матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Корбан бәйрәмен бәйрәм итүгә әзерлек һәм бәйрәм намазы уздыру сәбәпле, Кол Шәриф мәчете туристлар өчен 26 май 18:00 дән 27 май 8:00 гә кадәр ябык булачак",‑диелгән хәбәрдә.
Музейлар һәм күргәзмә заллары 26-27 майда гадәти график буенча эшен дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев