Казанга 150 чакрым кала фура килеп бәрелгән: Ландыш Нигъмәтҗанова командасын кем коткарган?
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанга 150 чакрым кала фура килеп бәрелгән: Ландыш Нигъмәтҗанова командасын кем коткарган?

Ландыш Нигъмәтҗанова командасы юл-транспорт һәлакәтенә эләгә язган: Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәләр.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә юлда булган күңелсез хәл турында сөйләде. Пермь якларыннан гастрольләрдән Казанга кайтып барганда, алар утырган автомобильгә (аппаратура төялгән арбага ) йөк машинасы килеп бәрелә. Бәхеткә, команда әгъзаларының берсе дә зыян күрми.

Җырчы сүзләренчә, фура йөртүчесе башта бәрелүне сизми калуын әйтә. Юл-транспорт һәлакәте урынына тиз арада Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җитә. Йөк машинасы йөртүчесе үз гаебен таный. Хезмәткәрләр тиешле документларны рәсмиләштерә.

Ләкин Ландыш Нигъмәтҗанованы аеруча полиция хезмәткәрләренең юлдагы ярдәмчеллеге тәэсирләндергән. Алар документларны рәсмиләштерү белән генә чикләнмичә, башка автомобильләрне туктатып, ярдәм сораганнар, хәтта тәгәрмәчләрен алыштырырга да булышканнар. Аннары сәфәрчеләрне озатып куйганнар.

Җырчы әлеге игелекле гамәлләре өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе 2 нче рота ОСБ ДПС хезмәткәрләре - полиция лейтенантлары Яруллин Айзат Мидехатевич һәм Шарипов Камиль Рависовичка аерым рәхмәтен җиткергән.

«Юлда төрле хәлләр була шул. Ләкин андый кешеләр булганда, яшәргә җиңелрәк! Рәхмәт сезгә! Авыр эшегездә җиңеллек телибез. Сезнең кебек кешеләр күбрәк булсын иде!» — дип яза Ландыш Нигъмәтҗанова.

Җырчы шулай ук юлда йөрүчеләрне сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Чөнки кайчак вакытында күрсәтелгән ярдәм һәм кешелеклелек зур бәладән саклап кала ала.

Чыганак: https://shahrikazan.ru

 


Нет комментариев