Кемнәр ике тапкыр арттырылган пенсия алу хокукына ия
ҖӘМГЫЯТЬ

Кемнәр ике тапкыр арттырылган пенсия алу хокукына ия

Ике төр категория гражданнар

Россиядә 80 яшь тулган яки I төркем инвалид булган пенсионерларга ике тапкыр арттырылган пенсия каралган. Бу хакта РИА Новости «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законга нигезләнеп яза.

«80 яшькә җиткән яки I төркем инвалид булган затларга әлеге Федераль законның 16 статьясындагы 1 өлешендә каралган сумманың 100 процентына тигез суммада картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне арттыру билгеләнә», - диелә документта.

Закон нигезендә, затларның картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү аена 4 982 сум 90 тиен тәшкил итә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев