Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәле авылының бер йортында янгын чыккан

Берничә көн элек Керкәле авылында янгын чыккан булган.

Янгынга каршы тору хезмәтенең тиз арада килеп җитүе, йортны тулысы белән янып бетүдән саклап калган. 

Керкәледәге Тактакуш урамында йортка ут кабуы турында янгын сүндерү бүлегенә иртәнге җиде тулганда хәбәр иткәннәр. Шалтыратучылар йорт эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында да әйткәннәр.

Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алган. Йорт тәрәзәләреннән куе кара төтен чыкканын күреп, 01 нормерына алар шалтыраткан. Бу вакытта инде алар өй хуҗасының йомыш белән чыгып китүен, йортта башка кеше булмавын да ачыкларга өлгергәннәр.

Янгын 16 квадрат мәйданлы залның эчке ягын  һәм андагы җиһазларны юкка чыгарган.

Йорт хуҗасына 200 мең сумлык матди зыян салган. Әмма янгын сүндерүчеләр аның 1 миллион сумга якын мөлкәтен саклап кала алган.

Янгынга каршы хезмәт бүлегендә ут чыгуның сәбәбе электр җиһазларын тоташтыру кагыйдәләрен бозу дип фаразлыйлар, төгәл сәбәпләр әлегә ачыклана гына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев