Киләсе елда иң аз пенсиянең күпме булачагын әйттеләр
2026 елда 1 ИПК бәясе 156,76 сумга җитә.
Киләсе елда Россиядә картлык буенча минималь пенсия күләме 14 мең сумнан аз гына күбрәк тәшкил итәчәк. Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Белгеч искәртеп үткәнчә, 2026 елда картлык буенча иминият пенсиясе түбәндәге шартлар үтәлгәндә билгеләнергә мөмкин: хатын-кызларга – 59 яшькә, ир-атларга – 64 яшькә җитү, 30 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК), 15 еллык иминият стажына ия булу.
2026 елда 1 ИПК бәясе 156,76 сумга (быел – 145,69 сум), ә пенсиянең төп өлеше 9584,69 сумга ( быел – 8907,70 сум) җитәчәк.
“Картлык буенча иминият пенсиясенең билгеләнгән минималь күләме юк, әмма аны исәпләп чыгарырга мөмкин”, – дип өстәгән эксперт.
Шул рәвешле киләсе елда 30 индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе 14 287,49 сум тәшкил итәчәк. Быелгы күрсәткечләргә караганда 7,6 процентка, ягъни чама белән 1 мең сумга күбрәк сан бу, дигән Балынин.
Белгеч шулай ук эшләмәүче барлык пенсионерларга, кереме төбәктә яшәү минимумы күләменә җитмәгән очракта, пенсиясен шул минимумга җиткерү өчен, социаль өстәмә билгеләнүен искә төшергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев