Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе елда кемнәр пенсиягә чыга алачак ?

2025 елда татарстанлылар, гомуми кагыйдәләр буенча, пенсия реформасы белән бәйле күчеш чоры дәвам иткәнгә күрә, яшь буенча пенсия рәсмиләштерә алмаячак.

2018 елның 3 октябрендәге 350-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россиядә пенсиягә чыгу яше акрынлап арта. Бу процесс 10 елга исәпләнгән –  2019 елдан 2028 елга кадәр.

Нәтиҗәдә пенсия яше биш елга артачак: хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтә чыга алачак, ә ирләр – 65 яшьтә.

2026 елда кем пенсиягә чыга алачак? Киләсе елда гомуми кагыйдәләр буенча пенсиягә 1962 елда туган ир-атлар (аларга 64 яшь тула), һәм 1967 елда туган хатын-кызлар (аларга 59 яшь була) чыга алачак.

Моннан тыш, 2026 елда вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия татарстанлылар лаеклы ялга чыга алачак.

 

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев