Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе елда хезмәткәрләргә мәҗбүри диспансеризация кертелә

2024 елда эшләүчеләргә үзләренең эш урыннарында мәҗбүри диспансеризация кертелә.

Эш бирүчеләр моның өчен медицина оешмалары белән килешүләр төзиячәк. Бу хакта “Интерфакс” Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә таянып хәбәр итә.

“Эш бирүчеләргә медицина ярдәмен якынайту өчен киләсе елдан мәҗбүри медицина иминияләштерүе системасына аерым тариф белән эшләүчеләргә диспансеризация үткәрүне кертәчәкбез”, – дип белдергән Хөкүмәт рәисе урынбасары “Сәламәтлек саклау-2023” конгрессы ачылышында.

Татьяна Голикова, 2024 елның Гаилә елы буларак игълан ителүен искә төшереп, диспансеризация программасына хатын-кызлар һәм ирләрнең репродуктив сәламәтлеген тикшерүнең кертеләчәген билгеләп үткән.

"В.Т."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев