Кирлегәч авылы апалары хәрби операция өчен токмач кисә, маскировка челтәре үрә
Кирлегәчнең уңган, булган, тырыш апалары.
Социаль челтәрдә «Кирлегәч» төркеме хәбәр иткәнчә, авылда махсус хәрби операция өчен ярдәм итү актив бара. Мәдәният йортында маскировка челтәре үрәләр, шулай ук токмач кисәләр.
«Бу фотоларда әле мәдәният йортында җыелып, ярдәм күрсәтүчеләр генә... Ә акчалата, әйберләр белән катнашучылар тагын да күберәк, – дип яза «Кирлегәч» төркеменнән Әлфия Магизянова-Галимова.
«Бер кем дә читтә калмыйча катнашырга, үзеннән өлеш кертергә тырыша. Оештыручылар, әйдәп баручылар да бик актив, көндә чәй табыннары оештырып, матур итеп каршы алалар. Ил төкерсә , күл була... Балаларыбыз җиңү яулап, сау сәләмәт әйләнеп кайтсыннар иде. Шушы фронтка ярдәм итәргә дип әзерләгән бар әйберләр, аларга көч биреп, өй җылысы, якыннар җылысы бирсен , аларны онытмаганны, аларга теләктә торганны аңлатсын иде. Бу эшләргә катнашучыларга, оештыручыларга Аллаһы Тәгалә ныклы исәнлек биреп, балалар, якыннарны югалту хәсрәтләре күрмичә, тыныч тормышта яшәүләр насыйп булсын».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев