Кирлегәч авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары маскировка челтәре үрүдә һәм пакетларга чәй тутыруда ярдәм итте
Кирлегәч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әлеге эшләрне үз күзләре белән күрде.
Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучыларын укытучы Рәмзия Зиангирова хезмәт дәресендә мәдәният йортына алып керде. Юк, концерт карарга түгел. Мәдәният йортында авылның тырыш апалары хәрби операциядәге солдатлар өчен маскировка челтәре үрә, шулай ук пакетларга чәйләр тутыру эшен башкара. Аларның игелекле эшләрен күрергә, бераз булса да ярдәм итәргә дип керде алар. Укытучы Рәмзия Минзөфәр кызы фикеренчә, үсеп килүче буынның күңелендә патриотлык хисен үстерү мөһим.
“Хәрби операциядәге солдатларга ярдәм кирәк икәнен балалар белә, сизгерләр алар”, - ди Рәмзия Зиангирова.
Авылдашларының хәрби операция өчен ярдәм итүләрен ишетеп кенә түгел, ә күреп, хәтта нәни куллары белән тырышып, ярдәм дә итте алар. Пакетларга шифалы үләннәрдән чәйләр тутырдылар. Аннары маскировка челтәре үрә торган зур каркас янында махсус тукымаларны әкрен-әкренләп бер-берсенә беркетә барып, үрү эшенә тотындылар. Янда челтәр үрү эшен белгән апалар булганда, эшләргә җайлы.
Кирлегәч мәдәният йортындагы апалар исә аларны җылы сүзләр белән үсендереп җибәрде. Соңыннан укучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйттеләр.
“Без укучыларыбызның игелекле, шәфкатьле булып үсүен телибез. Ил-көндә барган хәлләргә хәтта укучылар да битараф түгел. Башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән бергә күңел кушуы буенча хәрби операциягә ярдәм итүдә өлешләрен керттеләр. Әйтергә кирәк, Кирлегәч авылыннан токмачлар кисеп һәм башка кирәк-яраклар җибәргән вакытта безнең мәктәптәге һәр сыйныф хәрбиләргә хат язып, рәсем ясап, сәлам хатлары да җибәргән идек. Мондый хат язуларда укучылар теләп катнаша”, - ди Кирлегәч мәктәбе директоры Рәмзия Магизянова.
Кирлегәч авылында мәдәният йортында маскировка челтәрен шәһәрдәге “С любовью и молитвами” волонтер төркеменә тапшырып кайтканнар инде. Шулай ук пакетларга күп итеп чәйләр һәм шифалы үләннәр дә тутырганнар, 2 мең ярым данәдән артык булган.
“Авыл халкы ярдәм итәргә әзер тора. Соңгы айларда мәдәнитя йортында апаларыбыз бик рухланып, канатланып, хәрби операциягә ярдәмгә үз өлешләрен кертә. Токмачлар кистек, челтәр үрдек, пакетларга шифалы үләннәрне тутырдык. Әлбәттә, барысы да авылдашларыбыз ярдәме белән эшләнә. Бераз гына ял итеп алабыз да, аннары тагын эшкә тотынырбыз, диде апалар. Эшләүчеләргә дә, авыл халкына да барысына да зур рәхмәт”, - ди мәдәният йорты белгече Гөлфия Шиһапова.
Фикер
Эльмира Уламасова, “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме җитәкчесе:
- Безнең волонтер төркем оешканга 2 ел булды. Шушы еллар эчендә күп эшләр эшләнде. Хәрби операциядәге солдатларга 40 тан артык гуманитар ярдәм җибәрдек, госпитальгә дә посылкалар китә. Әлбәттә, битараф булмаган Лениногорск шәһәре һәм районы халкыннан башка бернәрсә дә эшли алмас идек. Безнең волонтерлар төркеме рәтенә авыллар: Зәй-Каратай, Сарабиккол, Кирлегәч, Мичурин, Яңа Сережкино, Федотовка, Тимәш, Ивановка, Түбән Чыршылы кушылуына без бик шат. Эшләгән эшләребез хәрби операциянең тизрәк тәмамлануына ярдәм итсә иде.
Розалия Мостафина
Язма газетыбызның 7 февраль санында.
фотолар: мәктәптән




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев