Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч авылыннан язалар: автобуска утырып шәһәрдән әйләнеп кайту җайлы икән

Безнең яктагы иң ерак Сарабиккол, Кирлегәч, Урмышлы авылларына шәһәрдән

яңадан маршрут автобус йөри башлаячак дигән хәбәр ишетүгә башыма шәһәргә барып кайтасы булыр дигән уй килде.

Яңа җитәкчебез – Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе  вазыйфаларын башкаручы  Марат Гирфанов: “Халык сорый икән, автобусны җибәрергә кирәк”, - дигән бит. Җайлы булыр иде, дип башкалар да минем кебек уйлап куйгандыр. Иртән чыгып китәсең дә бөтен йомышларыңны үтәп, кичкә кайтып та җитәсең.

Шулай итеп, Аллаһның рәхмәте, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә  ике мәртәбә: иртә, кич автобус йөри дә башлады. Менә автобуска утырып, шәһәргә бару  көне килеп җитте. Автобусның ишеге ачылуга, “Хәерле иртә, кая кадәр барасыз?”- дигән ягымлы тавыш ишетелде. 

Шофёр белән кондуктор икесе дә ачык йөз белән каршы алды. Кәефләр күтәрелеп китте. Ә автобус иркен, җылы, чиста. Карта белән түлисеңме, акчалатамы – барлык уңайлыклар бар, кыйммәт тә түгел.

Шулай рәхәттә генә килеп, эшләребезне эшләп, әле кибетләрдә дә йөрергә, кирәк-яраклар алырга да өлгердек. Килгәндә дә, кайтканда да автобустагы урыннар пассажирлар белән тулды. Арада яшьләр дә бар, ләкин күбрәге өлкәннәр иде. “Бетә генә күрмәсен, үзенең машинасы булмаганнар өчен, балалары читтә булган, йөртүчесе булмаганнар өчен бик уңайлы, хөкүмәткә рәхмәт, исән-сау йөрергә язсын!”-  дигән теләкләр әйттеләр алар, нәкъ әбиләрчә итеп. 

Әмин, шулай булсын! Вакытлыча гына булмасын.

 

Рәмзия Зиангирова,  Кирлегәч авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев