Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәчтән Динар Хәйбриев Дагыстанда үзе катнашкан Аударыш ярышы турында сөйләде

Кирлегәч егете Динар Хәйбриев Лениногорск Сабан туенда Аударыш ярышында икенче урын алды.

Динар  7 яшьтән үк ат өстендә. “Көн саен тренировкалар узам. Әлеге көрәш вакытында бернәрсә турында да уйламыйсың, бары ат белән икәүдән –икәү генә каласың. Җанатарлар кычкыра, тегеләй ит, болай ит, ләкин аларның кычкырганын да ишетмисең. Уңышның 80 проценты аттан тора”, - дип сөйләде ул Аударыш ярышыннан соң журналистлар белән әңгәмәсе вакытында.

Авылда алар атлар асрыйлар икән. Татар токымлылар да, чиста токымлылар да бар. "Татар атлары чыдам, каприз түгелләр, шунысы белән ошый", - ди.

Ул  май аенда Дагыстан республикасының Ногай районында узган “Аударыш”тан җиңү яулап кайтты. Шулай ук «абсолют батыр» исеменә Татарстан командасы лаек булганын әйтте.

Лениногорск Сабан туена аның өчен җан атарга әнисе Зөлфия ханым, хатыны - Алсу һәм сеңелләре килгән иде.

17 июньдә Әлмәттә “Аударыш” буенча өченче тапкыр республика чемпионаты булачак. 

24 июньдә Сабада икенче тапкыр дөнья чемпионаты узачак. 

Р.Мостафина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев