Китапханәдә балалар өчен түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткән (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Китапханәдә балалар өчен түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткән (+фотолар)

Лениногорскиның Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында «Үзбәк халык түбәтәе» мастер-классы үткәрелгән.

Китапханәче Нелля Галиева үзбәк халкының декоратив-кулланма сәнгате, аның төсмере, орнамент үзенчәлекләре турында сөйләгән. Балалар кисеп, ябыштырып, үзбәк халык түбәтәен ясаган.

Ахырда катнашучылар пластилинография техникасында орнамент ясаганнар. Мастер-класс слайд формасында ясалган видео һәм үзбәк халык музыкасы белән үрелеп барган.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск балалар китапханәсе


Нет комментариев