Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Корбанны мәрхүм кеше исеменнән чалырга ярыймы?

27 майда Корбан Гаете билгеләп үтелә.

Корбанга нинди хайваннар чалынырга тиеш?
– Корбанга дөя, сыер, үгез, сарык чалынырга мөмкин. Күп кеше ярты еллык сарыкны да чалырга була, дип ялгыша. Шәригать буенча, әгәр ярты еллык сарык бер еллык сарык зурлыгына ирешкән булса, аны чалырга ярый. Әмма моныл тәҗрибәле, бу өлкәдә эшләүче кешеләр генә билгели ала. Гомуми кагыйдә буенча, 1 еллык сарык, 2 еллык сыер һәм 5 еллык дөяне чалырга була.

– Корбанга чалынасы сарыкның йонын алырга ярыймы?
– Ул корбанның дөрес булуына тәэсир итми. Алынса да, дөрес була. 

– Әгәр ирдә булмаган хатын-кызның алтыны булып та, хезмәт хакы 35-40 мең булса, аңа корбан чалу барыбер мәҗбүриме?
– Без монда хезмәт хакына карамыйбыз. Корбан чалына торган көннәрдә ир-ат яки хатын-кызның кулында булган милкенә карыйбыз, ул нисабка җитә икән, хезмәт хакы күләменә карамыйча, корбан чалынырга тиеш.

– Корбанны мәрхүм кеше исеменнән чалырга ярыймы?
– Иң беренче чиратта кеше үзе өчен корбан чалырга тиеш. Вафат булган кеше өчен ул мәҗбүри түгел.

– Кеше үз гомерендә ничә тапкыр корбан чалырга тиеш? 100 мең сум акчасы булган саенмы, йә бер тапкыр гына да ярыймы?
– Бу сорау дөрес түгел. Корбан гаете көннәрендә милеге нисаб күләменә туры килсә, һәр елны корбан чалырга тиеш була. Монда 100 мең сум турында сүз бармый, ул сумма үзгәрергә дә мөмкин. 

Дилбәр Гарифуллина, Шәһри Казан

 https://yashel-uzan.ru

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев