Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Коробченко: Пилотсыз системалар - иң перспективалы юнәлешләрнең берсе

Пилотсыз системалар хәзерге заман кешесе тормышының төрле тармакларына актив рәвештә кертелә һәм иң перспективалы, ихтыяҗ зур булган юнәлеш санала.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Дрон Экспо 2026» халыкара күргәзмә-форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә безнең республикада пилотсыз очкычлар төрле юнәлешләрдә – йөк ташуда, электрүткәргечләр, нефть үткәргечләр мониторингында, картографиядә, авыл һәм урман хуҗалыкларында актив кулланыла», – дип искәртте Коробченко.

«Дрон Экспо» белән берлектә Казанда Агроволга халыкара агросәнәгать күргәзмәсе дә узачак һәм бу аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки авыл хуҗалыгы предприятиеләре дроннарны барлык юнәлешләрдә дә актив куллана, дип өстәде ул.

«Шуңа күрә без Татарстан әлеге чараны уздыру мәйданчыгы итеп юкка гына сайланмаган дип саныйбыз. Һәм барысы да һәрвакыттагыча иң югары дәрәҗәдә үтәчәк», - дип сүзен төгәлләде министр.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев