Корвалол белән валокординны сатмый башларга мөмкиннәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Корвалол белән валокординны сатмый башларга мөмкиннәр

Россиядә корвалол белән валокордин сатуны тыярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан табиб-кардиолог Юрий Конёв .

“Бу даруларның нигезен йоклата торган һәм седатив (тынычландыручы) матдәләр тәшкил итә. Алар йөрәкнең кан тамырларына бернинди йогынты ясамый”, – ди табиб.

Конёв сүзләренчә, мондый препаратларны йөрәк өянәкләре вакытында кабул итү аеруча куркыныч. Аларны эчкән кеше тынычлана, авырту басылгандай тоела, ә процесс дәвам итә һәм бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

“Корвалол белән валокординны күпләр йөрәк авырулары вакытында файдалы дип исәпләсә дә, рәсми рәвештә алар йөрәк дарулары дип саналмый”, – дип тә ачыклык керткән табиб.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/130664/
© Ватаным Татарстан


Нет комментариев