Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш артистлары әниләр бәйрәме көненә «Беренче театр»ны сәхнәләштергәннәр (фотолар)

Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди әһәмияткә икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора, дип яза мәдәният йорты социаль челтәрдә.

 

Бу көнне барлык әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде.

Без дә шушы традициягә тугъры калып, Куакбаш мәдәният йортында "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.

Бәйрәм Г.Камалның "Беренче театр" пьесасын сәхнәләштерү белән башланып китте.Аннан соң сүзне, безнең киләчәгебез булган балаларга бирдек.

Гармунга моңлы җырлар сузып, олы буын ял кичәсен дәвам итте.

Искиткеч матур шигырьләр, котлау сүзләре яңгырады.Бәйрәмебез күтәренке күңел һәм яхшы кәеф бүләк итте.

 

Мәгълүмат һәм фото: https://vk.com/public212162508?w=wall-212162508_171

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев