Зөлфия Мөхәммәтҗанова: Алма алкаларын кигән дә бәйрәм вальсында әйләнә
Районыбызның Куакбаш авылында яшәүче, шигырьләр язучы Зөлфия Мөхәммәтҗановадан шәһәр юбилеена шигъри күчтәнәч.
Туган көнең белән, Лениногорск!
Юбилейга диеп быел да
Алма алкаларын кигән дә.
Таулар тирәсендә Лениногорск
Бәйрәм вальсында әйләнә.
Әйтерсең лә энҗе тешләр ак ротонда-
Елмаюы шундый сөйкемле.
Кояш нурларында балкый ничек-
Карап торулары күңелле!
Нефтьчеләр яши бу шәһәрдә,
Лениногорск - нефть бишеге.
Нефть белән бәйле монда язмыш,
Горурлыгы һәрбер кешенең.
Бәйрәм белән, калам, бәйрәм белән!
Тыныч-имин көннәр телимен.
Алма алкаларым киеп,
Бәйрәмеңә килдем мин бүген!
Зөлфия Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев