Куакбаш авылының «Дулкын» ансамбле үзәк китапханәдә аулак өй уздырды
Куакбаш авылының “Дулкын” вокаль ансамбле белән күңелле итеп кич утырдык бит әле китапханәдә.
Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә фольклор кичәгә килүчеләр: “Әле ярый килгәнбез. Куакбаш авылының мондый талантлы икәнен белмәгәнбез. Менә хәзер күрдек инде”, - диделәр.
Фольклор кичә булгач, йолаларыбызны, традицияләребезне барлау, саклау максатыннан, Куакбаш авылының “Дулкын” ансамбле “Аулак өй” күренешен тәкъдим итте. Аулак өй булгач, әлбәттә, уеннарсыз һәм җыр-моңсыз узмый. Ә җыр ягыннан, монда тел шартлатырлык оста, талантлылар җыелган. Ансамбльдә гармунчы булу – зур бәхет. Монда гармунда Әхәт абый Сәхапов көйләрне сыздыра гына. Үзе уйнап, үзе җырлар да башкарды. Китапханәгә чарага килүчеләр дә аны җылы кабул иттеләр.
Куакбаш авылында “Дулкын” ансамбле 2022 елда оешкан. Авыл мәдәният йортына җитәкче булып Сиринә Мөхәмәтшина килгәч нигез салына. Аның әйтүенчә, элегрәк тә авыл клубында “Дулкын” исемле ансамбль булган. Тик, күрәсең, бик активлык сизелмәгән. Сиринә ханым ансамбльгә яңа состав туплап, җыеп, ансамбльнең исемен шул килеш калдырып, эшне башлап җибәрәләр.
“Ансамбль туплау ниятемне белдергәч, каршы килмәделәр. Мин аларның сәләтләрен, җыр ягыннан осталыкларын белә идем. Шулай ансамбль оешты. Без хәзер туганнар кебек, бер-беребез белән якынайдык, арада дуслык, җылы мөнәсәбәтләр”, - ди “Дулкын” ансамбле җитәкчесе, мәдәният йорты директоры Сиринә Мөхәмәтшина.
Ансамбльнең максаты: йолаларны оныттырмау. Шул җәһәттән, ансамбль оешуга ук “Солдатка озату” йоласын өйрәнеп, аны сәхнәдән тәкъдим иткәннәр. Алар әзерләгән “Аулак өй”, “Җиңү язын көткәндә” фольклор чараларында үткәннәрне онытмау, киләчәк буынга җиткерү нияте тора.
Клубның сәнгать җитәкчесе – Наилә Вилданова белән Сиринә Мөхәмәтшинаның дуэт буларак башкарган җыр да чарага ямь өстәде.
“Аулак өй” йоласын күрсәтү барышында Асия Солтанова, Флюзә Фәрхетдинова моңлы итеп җырладылар, Тәскирә Ялаева, Халидә Бегҗанова үзләре язган тормышчан шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Куакбаш авылы үзешчәннәре үз чыгышларын тәмамлагач, чараны алып баручылар – Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова белән Гүзәл Падюкова китапханәгә килүчеләрне зирәклектә сынадылар, “көйне таны” уенын уйнаттылар.
Җылы, җанга үтеп керердәй хисләр белән тулы чара бер тында узды да китте. Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова фикеренчә, “Дулкын” кебек ансамбльләр булганда, милләтпәрвәр шәхесләр булганда телебез, милләтебез югалмас. “Сез – традицияләрне киләчәк буынга тапшыручылар. Мондый ветераннарыбыз булуына без шатланабыз. Без бүген ветераннар советының актив әгъзалары күп булып чарага килдек. Ансамбльне үрнәк итеп алып, балаларга, үсеп килүче буынга да күрсәтергә кирәк”,- ди ул.
11нче гимназиядән килгән Зөмәрә Шәрәпова белән Фәридә Әхмәтшина да “Дулкын” ансамбленең зур эш алып баруын билгеләп үттеләр. “Һәрберсе талант иясе! Җырлары, биюләре, үзләре язган шигырьләре белән шаккатырдылар. Үзебезнең Г.Тукай исемендәгеүзәк китапханәнең милли бүлек эшенә дә югары бәя бирәсебез килә. Халык күңеленә милли үзаң, саф туган телебезне, ретро җырлар белән бизәп яктырткан бу чара өчен барчасына зур рәхмәт”, - ди алар.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 7 ноябрь санында укый аласыз
Розалия Мостафина фотолары








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев