Куакбаш мәктәбе укытучысы Зөлфия Мөхәммәтҗановадан чыгарылышларга теләкләр: Бишегезне очар кош итеп очырырбыз аннан далага
Куакбаш мәктәбе укытучысы Зөлфия Мөхәммәтҗанова мәктәпнең чыгарылыш укучыларына үзенчәлекле шигъри котлау язган.
Әйдәгез, бергәләп укыйк.
Кадерле 2025нче елгы чыгарылыш класс укучыларым! Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм!
Әллә кайда калган озын кышлар,
Сандугачлар сайрый тирәктә
9 ел да очып кына үткән,
Күбәләкләр уйный йөрәктә.
Шушы мәктәп баскычларын атлап кергән
Көннәр чыкмас бер дә хәтердән.
Соңгы басма - иң текәсе калды,
Белгән догаларны әйттергән.
Бишегезне очар кош итеп
Очырырбыз аннан далага.
Канамасын иде канатлар,
Тыныч булсын, илләр, балалар.
Сезгә язсын тыныч, мул дөньяда
Уку-эшләү бәхет-шатлык белән.
Юлларыгыз һәрчак туры булсын,
Йомшак булып үскән яшел келәм.
Туган йортыгызга һәм мәктәпкә
Кайту язсын гади кеше кебек.
Солдат киеменнән, кораллардан
Азат булсын иде кешелек!
Биш бармактай бер йодрыкта
Биш таҗыдай йолдызның
Укыдыгыз бер класста
4 малайлы, бер кызлы.
Әдиләнең чәчен дүртәү
Тарткалап үстердегез.
Иртән килгәч өй эшләрен
Дүртәүләп күчердегез.
Дүрт малайга бер кызга
Каршы торырга кирәк.
Командир булып кайчакта
Сафка тезәргә әзрәк.
9ларның малайлары
Нигә дисез тәртипле?
Бәләкәйдән шул Әдилә
Саклаганга тәртипне.
Аяз-Раяз-Илназны
Төрләндердек: охшатып.
Даниярга Аяз дип тә
Дәшкәләдек кайвакыт.
Илназ рәсем остасы,
Пумаласы да уңган.
Рәсем конкурсларында
Җиңүче булып туган.
Илназ җавап бирергә дә
Яратты дәресләрдә.
Көлдергече туктамады
Данияр көлдергәндә.
Аяз сәнгатьле итеп
Укый белә шигырьне.
Җырлавы да матур икән:
Тетрәндерә күңелне.
Җавап бирмәсә бүтәннәр
Бозып авыр тынлыкны.
Дөрес булмаса да,
кычкырып
Әйткәләде җавапны.
Мухаметшин Данияр
Хәзер кызарып чыгар.
Җавабын белер, ләкин,
Әйтмичә торыр, чыдар.
Пышылдап әйткән җавабын
Бүтәннәр элеп алыр.
Дәшмәсәң, үзем дәшәм дип
Кычкырып әйтеп салыр.
Әдиләгә бу класста
Аерым караш, игътибар.
Беләкле берне екканда,
Белемле меңне егар.
Бар җаваплылык аңарда,
Авырын үзе тартыр.
Башлар-эшләр, аннары
Тикшерер ничә тапкыр.
Раяз исемлек буенча
Соңгы тора. Кайчакта
Аңа җиткәч җитми кала,
Пешми кала борчаклар.
Кеше җавап бирмәгәндә,
Раяз әйтә җавапны.
Кем соңгы - ул начар диде?
Соңгы тору -җаваплы.
Шигырь ятлыйсы килмәгәч
Әни ярдәмгә килә.
Штрих белән бетергәнне
Барыбер күрә Наилә.
3лене сезгә әзсендек,
4ле куйдык күп вакыт.
Инде шул 4леләрне
Килде акларга вакыт.
Безнең егетләр һәм кызлар
Беркайда да сынатмас.
Шушы ручка-талисман
Имтиханда оялтмас.
Ак юллар теләп сезгә
Имзалар куеп чыктык.
Онытмагыз бер-берегезне,
Дәвамлы булсын дуслык!
Зөлфия Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев