Кулланучы почмагы: Гарантияле ремонт вакытында техникага зыян килсә нишләргә?
Шушы сорауга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре ярдәмендә ачыклык кертәбез.
Кулланучы техниканы гарантияле ремонтка тапшырганда иң беренче эшләнергә тиешле – кабул итү актында товар турында язылганны тикшерү, шулай ук товарның җитешсезлеген түләүсез рәвештә бетерү фактын раслый торган документны тикшерү.
Әгәр кулланучы документтагы товар турында язылганнар белән килешмәсә, бланкта тиешле тамга ясарга кирәк, югыйсә зыян килгәнне исбатлау кыен булачак. Әгәр товарда ертылган яки тырналган урыннар булса, иң яхшысы – алар товарны ремонтка кабул иткәндә тулырак итеп язылган булсын, дип аңлата белгечләр.
Товарны гарантияле ремонттан алганда, кулланучыга аның эшлиме-юкмы икәнен генә түгел, ә товарның тышкы кыяфәтенә дә игътибар белән карарга, әйтик, ярылган, тырналган урыннар юкмы һәм башка төрле зыян килмәгәнме дип карарга. Товарда зыян булган очракта, аларны актта теркәп куярга кирәк.
Шунысын да онытмагыз: гарантияле ремонтка тапшырылган товар шактый зыян күргән очракта кулланучыга чек нигезендә аның тулы бәясе кире кайтарылмый. Эксплуатацияләү барышында ул гадәттәге кыяфәтен алган һәм бу очракта кулланучыга бәяләүчегә (оценщик) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев