Кулланучы почмагы: товар сыйфатын тикшерү җитешсезлекне ачыкламады
Кәрәзле элемтә операторының сәүдә ноктасында кесә телефоны сатып алдым.
Ләкин аны эксплуатацияләү барышында товарның җитешсезлеге ачыкланды: җайланма SIM-картаны танымый, нәтиҗәдә шалтырату һәм элемтә хезмәтләреннән файдаланып булмый. Шул ук әлеге SIM-карта төзек һәм башка мобиль телефонда эшли бит ул. Башка SIM-карталарны урнаштырырга тырышу да төзексезлекне бетермәде. Бу очракта нишләргә?
Әнә шундый сорау белән Әлмәт территориаль органы белгечләренә кулланучы мөрәҗәгать иткән.
Сатучы товарның сыйфатын тикшергән, аның нәтиҗәләре буенча дефект ачыкланмаган. Ләкин товар сыйфатын тикшергәндә ачыкланган кимчелекләр булмау, төзек дигән сүз түгел әле ул. Әгәр товар асылда үзенең төп функцияләрен үтәмәсә һәм билгеләнгән максаты буенча аны файдаланып булмаса, димәк, җитешсезлек бар.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, техник яктан катлаулы товарларга карата, аңардан баш тартырга һәм сатып алганнан соң 15 көн эчендә түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Әгәр сатып алу вакытыннан 15 көннән артык вакыт узган булса, ләкин гарантия срогыннан артмаган булса, кулланучы шулай ук, әгәр дә җитди җитешсезлек ачыкланса, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Әгәр кулланучы белән сатучы арасында җитешсезлекнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс килеп чыкса, кулланучы бәйсез экспертиза уздыруны таләп итәргә хокуклы. Җитештерү дефекты расланган очракта, экспертизага барлык чыгымнар сатучы тарафыннан кайтарылырга тиеш.
Белгечләр тарафыннан кулланучыга консультация һәм практик ярдәм күрсәтелгән, аерым алганда, алар кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары аңлатканнар; акчаларны кире кайтару һәм товарга бәйсез экспертиза уздыру таләбе белән сатучыга карата дәгъва әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәр; сатучы законлы таләпләрне үтәүдән баш тарткан очракта товарга бәйсез экспертиза үткәрү тәртибе һәм алдагы эш тәртибе, эш алымнары аңлатылган.
фото: Татар-информ
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын https://vk.com/gosalcogolrt укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев