Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күп балалы әниләр пенсиягә иртәрәк чыгачак

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен күп балалы ананың 15 ел иминият стажыына ия булуы һәм балаларын 8 яшькә кадәр тәрбияләгән булуы кирәк.

Россия Хезмәт кодексы күп балалы әти-әниләр өчен берничә гарантияне күздә тота, мәсәлән, балалары булу сәбәпле аларны эшкә алмау, төнге вакытта 22:00 сәгатьтән 06:00 сәгатькә кадәр өстәмә эшкә, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү тыела. Командировкаларга бары тик язма ризалык белән генә җибәрергә мөмкин. Шул ук вакытта әни кеше дә, әти кеше дә уңайлы вакытта ел саен түләүле отпуск алырга хокуклы.

"Күп балалы әти-әниләрнең 3 яшькә кадәрге баласы булса, эш бирүченең үз теләге буенча хезмәт килешүен өзәргә хокукы юк. Ата-аналарның хокуклары Хезмәт кодексы белән генә якланмый. Күп балалы әни эшкә урнашкан оешманың җитәкчесе, хокук бозылган очракта, административ һәм җинаять җаваплылыгына да тартыла ала", - дип нәтиҗә ясады Андрей Чирук.

Балага 1,5 яшь тулганчы бала тәрбияләү дә стажга керә. Өч бала өчен стажга – 4,5 ел, дүрт бала өчен 6 ел кертелә.

"Ш.К.' сайтыннан

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев