Күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләгәндә ташламаларга ия булачак
Күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләгәндә ташламалар алырга мөмкин.
Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләү күләме балалар санына бәйле.
«Беренче бала өчен компенсация күләме бакчага түләүнең уртача күләменең – 20 процентын, икенче бала өчен – 50 процентын, ә өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 70 процентын тәшкил итә», – диде балалар омбудсмены.
Шулай ук җан башына уртача кереме аена 20 мең сумнан артмаган гаиләләр өчен балалар бакчасына түләүнең бер өлешен өстәмә компенсацияләү каралган.
«Ташламаны рәсмиләштерү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки Күпфункцияле үзәккә яки мәгариф идарәсенә килеп гариза бирергә кирәк. Ташлама киләсе айдан бирелә башлаячак», – дип аңлатты Волынец.
Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен бүләкләр – ана даны һәм ата-ана батырлыгы символы каралган, дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук республикада күп балалы ата-аналарның хезмәтен билгели торган махсус бүләкләр бар: «Ана даны» медале (ТРның 1999 елның 6 декабрендәге 2492 номерлы законы белән гамәлгә куелган).
«Бу Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бирелә торган иң югары бүләк. Бүләкне тапшырганда балаларны тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәт һәм аларның сәламәтлеген, белемен алуын һәм һәрьяклап үсүен тәэмин итү исәпкә алына», – диде Волынец.
«Ата-ана батырлыгы» медале ТРның 2021 елның 27 декабрендәге 106 номерлы законы белән гамәлгә куелган. «Бу медаль җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән ата-аналарга гаилә һәм җәмгыять үсешенә керткән зур өлешләрен тану билгесе буларак бирелә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/08/180131/
© Ватаным Татарстан
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев