Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күп балалы гаиләләр өчен яңа мөмкинлек

Күп балалы гаиләләр түләүле автомобиль юллары буенча бушлай йөриячәкме?

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина Россия премьер-министры Михаил Мишустинга күп балалы гаиләләргә түләүле автомобиль юллары буенча бушлай йөрү хокукы бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Күп балалыларга ярдәм кысаларында хакимият шулай ук бу гаиләләр өчен туристик салымны гамәлдән чыгару мөмкинлеген карый. 2025 елдан әлеге салым илнең барлык төбәкләрендә алыначак һәм җирле хакимият органнары билгеләячәк яшәү бәясенең процентын тәшкил итәчәк. Түләүсез йөрү һәм салымны гамәлдән чыгару турындагы тәкъдим инде карауга җибәрелгән, ул якындагы Хөкүмәт утырышларында каралыр дип көтелә.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев