Күп балалы гаиләләргә кагылышлы яңалык
ҖӘМГЫЯТЬ

Күп балалы гаиләләргә кагылышлы яңалык

Дәүләт Думасы депутатлары өч һәм аннан да күбрәк баласы булган ата-аналар өчен эш атнасын бер көнгә кыскартырга тәкъдим итә, дип яза «Известия».

Хөкүмәткә җибәреләчәк тиешле закон проекты инде әзер. Леонид Слуцкий сүзләренчә, ата-аналарның барлык балаларына да игътибарын җиткерү өчен буш вакыт күбрәк булачак.

Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, мондый яңалык илдә демографик вазгыятьнең яхшыруына китерергә мөмкин. Мөһим пункт: дүрт көн эшләүчеләр хезмәт хакын биш көн эшләүче хезмәткәрләр кебек алырга тиеш.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ


Нет комментариев