Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күпбалалы Борзовлар гаиләсендә - кунакта

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин күп балалы Борзовлар гаиләсендә булдылар.

Анна һәм Александр Борзовлар гаиләсендә сигез бала үсә, Александр Владимирович "ТНГ- групп" җәмгыятендә смена начальнигы булып эшли, Анна Владимировна хуҗабикә, ул үзен балалар тәрбияләүгә багышлаган.

Борзовлар гаиләсендә дүрт малай: Иван, Серафим, Николай, Алексей һәм дүрт кыз: Татьяна, Анастасия, Ксения һәм Вера.  Иң зурысына тиздән 16 яшь, ә иң кечесенә 2 яшь тула.

Тиздән гаиләдә тагын ишәячәк: Анна тугызынчы баланы көтә.

Буш вакытларында балалар төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөриләр.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм министр Айрат Хәйруллин гаиләдәгеләр белән  аралаштылар, сөйләштеләр, бүләкләр тапшырдылар. Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү республика җитәкчелегенең, район администрациясенең өстенлекле бурычларының берсе булып тора.

Борзовлар гаиләсендә  үзара ярдәм беренче урында тора һәм балаларга карата олы ярату сизелә.

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2276831.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев