Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары озайтыла
Быелның июлендә тәмамланырга тиешле программа җиде елга озайтыла.
Түләүне яшәү өчен яраксыз дип табылган торак сатып алуга кулланырга ярамый.
“Хәзер түләүдән 2019 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр файдалана алачак. Шул ук вакытта кредит шартнамәсе 2031 елның 1 июленә кадәр төзелергә тиеш”, – дип аңлаткан "Российская газета"га Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Галина Карелова.
"Гаилә ипотекасы" программасы нигезендә ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр дәүләт катнашында киметелгән ставка буенча ипотека кредиты алырга мөмкин. "Яшь гаилә" программасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 35 яшькә кадәрге ир белән хатынга бала туганчы ук яңа төзелә торган йорттагы торак бәясенең 30-35 проценты күләмендә субсидия алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев