Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Күркәм эшләрнең нәтиҗәсе: Яңа Иштирәк авылында волонтерларга рәхмәт белдерделәр (+фотолар)

Яңа Иштирәк волонтерлары белән СВО ветераны Хайтбай Матмурадов белән очрашу – күңелләрдә җылы хисләр калдырды, волонтерлар игелекле эшләрнең эзсез югалмавына тагын бер кат инанды.

Соңгы арада актив рәвештә авыл мәдәният йортына махсус хәрби операциядәгеләргә мендәрләр ясарга, чәй пакетлары тутырырга килгән волонтерларны бу очрашу тагын да берләштерде, якынайтты.

Волонтерларның бер төркеме клубта эшләсә, икенче төркеме өйдә дә МХО өчен ярдәм итә. Ике арада аралашу җепләре бар, бер төркемнең нәрә эшләгәнен икенчесе хәбәрдар.

Яңа Иштирәк авыл җирлеге инициативасы белән волонтерларны бергә җыеп, эшләре өчен рәхмәт белдерергә, бераз ял иттерергә булды.

Очрашуда СВО ветераны Хайтбай Матмурадов та катнашты. Ул мобилизация белән илне сакларга киткән булган.

Яраланулар нәтиҗәсендә, хәрби хезмәттән комиссовать ителгән. “Ул яшьтән авылда үсеп, авыл эшен яратып үсте”, - ди авыл халкы. Хәзер Әлмәттә яшәсә дә, шундый очрашуларга, бәйрәмнәргә кайта, хәрби иптәшләре тормышы белән кызыксынып яши икән. 

Очрашуда илебезне саклап, үз гомерләрен корбан иткәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Сәхнәдәге экран аша хәрби операциягә кагылышлы видеолар, волонтерлар эшчәнлеге буенча видеороликлар тәкъдим ителде. Мәктәп укучылары да бу чарада катнашып, шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. 

Авыл апалары – волонтерлар алар “Нур” ансамбленә дә йөрүчеләр. Чара барышында “Нур” ансамбле дә чыгыш ясаган.
Зөлфия Жумаева – авылның активисты. Бәйрәмнәр аның җырыннан башка узмый. Моңлы җырларын халыкка бүләк итә. Шулай ук волонтер да булып тора. 

Очрашуда мәктәп укучылары хәрби ветеранга МХО турында сораулар бирделәр, үзләренең кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр. Хәрби Хайтбай аларга гуманитар ярдәм белән бергә балалардан хатлар алуын сөйләгән.

Очрашуның иң күңелле мизгеле – ул волонтерларга авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетованың җылы сүзләре белән җирле үзидарә исеменнән Рәхмәт хатлары тапшыруы булды (Рәхмәт хатлары тапшыру киләсе атнада уза торган чарада да булачак. 26 майда Яңа Иштирәктә  Вафин Рамил Рәшит улына мемориаль такта ачыла). 

Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Монда апалар рәхәтләнеп җырлашып, бер-берсе белән аралашып утырды. Кунак буларак, җырчы Руслан Кираметдиновның әнисе – Рамилә ханым да катнашкан. 

Мәдәният йортында куелган күргәзмә дә биредә волонтерларның фидакарьләрчә эшләвен күрсәтеп тора иде. 

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 22 май санында укый аласыз.

фотолар: авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев