Күрше районда фура өч яшьлек малайны бәрдереп үтергән
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районда фура өч яшьлек малайны бәрдереп үтергән

Татарстанда йөк машинасы баланы бәрдерә, бала һәлак була, дип яза «Матбугат.ру» сайты.

Фаҗига Азнакай - Рус Акташы трассасының 62нче километрында була.  

Беренчел мәгълүматларга караганда, 3 яшьлек малай әнисе белән юл читендә тукталган автомобиль салонында, ә әтисе юлның каршы ягында булган, дип яза "Татар-информ".  

Кайсыдыр бер мизгелдә малай машинадан чыгып, әтисе янына йөгерә. Юлны чыкканда, аны Daewoo йөк машинасы бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлә.  

Юл-транспорт һәлакәте урынына Азнакай шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин килгән.  Әлеге хәлнең шартлары ачыклана. 

"Матбугат.ру" сайтыннан

Фото: ТР Прокуратурасы


Нет комментариев