Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күршеләребездә - Әлмәттә креатив пар язылышкан

Мәхәббәт озак көттермәгән.

2 мартта креатив пар Әлмәт шәһәренең никахлашу сараенда ир һәм хатын булдылар, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары"

Кашапов Салават белән Чердакова Камилла  90нчы еллардагы кияү белән кәләшнең оригиналь образларында мөнәсәбәтләрен теркәргә ЗАГСка килә.

Салават белән Камилла 2019 елда "Легкие крылья" урам театрының мастер-классында таныша. Ул вакытта Камилла аларның бергә булачагын белгән иде. Алар берничә ай гына аралашалар. Тик мәхәббәт  озак көттермәде, ди кәләш, режиссер аларны спектакльдә гашыйклар роленә куйганнан соң алар ешрак аралаша башлый.  Шулай итеп, алар гаилә союзын төзергә уйлаганчы 3 ел уза. 90нчы еллардагы кияү белән кәләш образы  Камилла идеясы, ә Салават аны хуплый.

ЗАГС идарәсе белгечләре яшьләрне гаилә корулары белән котлыйлар, мәхәббәт, гармония, үзара аңлашу һәм иҗади уңышлар телиләр!

 http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/54945

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев