Кыш бирешми: Татарстанга кабат карлы-буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш бирешми: Татарстанга кабат карлы-буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта

Март җитсә дә, кыш әле китәргә теләми. Бу атнада Татарстанга кабат карлы -буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта.

Бүген республика төньяк атлантик циклон йогынтысында. Температура климатик нормадан 6 градуска югары. Ә иртәгә инде суыта башлый. Синоптиклар буран чыгачагы турында кисәтте.

Юлларда бозлавык булуы ихтимал, томан төшәчәк. Чәршәмбегә – 12, ә пәнҗешәмбе — 22 градуска кадәр салкынайта. Табигатьнең көйсез вакытына кердек, көндез җебетә, төнен туңдыра. Шуңа юлларда җәүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә сак булырга кирәк.

 

Чыганак

 


Нет комментариев