Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә игелек кылдылар

Игелекле эшнең иртәсе, киче юк, диләр. Лениногорскида Өлкәннәр көне алдыннан аз тәэмин ителгән олы кешеләр һәм күпбалалы гаиләләрне шатландырдылар.


Рамиз Мустафаевич Мамедов җитәкчелегендә Лениногорскиның “Бирлик”-“Единство” Әзәрбайҗан милли-мәдәни автоном җирле иҗтимагый оешмасы янә игелекле эшләре белән халыкны сөендерүен дәвам итә. Социаль яклау бүлеге тарафыннан билгеләнгән, территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТОС) белән берлектә аз тәэмин ителгән олы кешеләр, шулай ук күпбалалы гаиләләр бер капчык яшелчә белән тәэмин ителде.

Алар үзләре теләгән яшелчәне сайлап алды: йә бер капчык бәрәңге, йә бер капчык суган. Исемлектә 128 кеше билгеләнгән. Алда язганымча, социаль яклау бүлеге һәм ТОСлар белән берлектә исемлек төзелгән, кешеләре билгеләнгән, яшелчә белән тәэмин ителәсе кешеләргә махсус талон биргәннәр. Территориаль иҗтимагый үзидарә оешмалары ул кешеләргә кайдан, ничәдә килеп аласын хәбәр иткән. Кыскасы, барысы да җайлы гына оештырылган, бернинди аңлашылмаучылык юк. 

“Иртәдән үк 80ләп кеше капчык белән яшелчәне алып китте. Исемлектә булган кешеләр көн дәвамында киләчәк. Бәйрәм алдыннан лениногорскилылар өчен бүләк булсын әле”, - ди Рамиз Мамедов.

Шул арада лениногорскилы Зөлфирә апа Шәмсетдинова үзенең бүләген алырга килде. Аңа тиздән 80 яшь тула икән. “Мин үзем генә яшим. Бакчам юк. Продуктыларны сатып алам. Кышка суганны кайдан алыйм, кайда юньрәк икән дип уйлап тора идем. 6нчы ТОСтан хәбәр килгәч, бик шатландым. Менә бер капчык суганны сөенә-сөенә алып кайтып китәм, бу миңа кыш чыгарга җитәчәк. Безне онытмаганнары өчен игелек кылучыларга, хәйриячеләргә бик зур рәхмәт. Шатландырганнары өчен Ходай Тәгалә аларга да куанычлар бирсен”, - ди Зөлфирә апа.   

Кәримовлар – күпбалалы гаилә, анда 4 бала тәрбияләнә. Гаилә хуҗасы эшли, хуҗабикә Алсу – декрет ялында. “Бәрәңге, суган, кишер сатып алабыз. Әлегә яшелчәләр утыртып, үстерергә мөмкинлек юк. Сатып алганда кайберләренә әти-әниләр булыша, кайберләрен үзебез. Шунлыктан бу – безнең өчен зур ярдәм. ТОСтан хәбәр иткәч, шатланып килеп алдык, бәрәңге алып китәчәкбез. Бу акцияне оештыручыларга бик зур рәхмәт”, - ди Алсу Кәримова. Әнисе белән 8 яшьлек Данияр да килгән.

Лениногорскиның “Бирлик”-“Единство” Әзәрбайҗан милли-мәдәни автоном җирле иҗтимагый оешмасы, аның җитәкчесе Рамиз Мамедов инициативасы белән озк еллар хәйриячелек белән шөгыльләнә. Иҗтимагый оешмаларга, олы кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Халык әлеге игелекле эшләр өчен канәгать. Яхшылыклар онытылмас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев