ҖӘМГЫЯТЬ

Ленинград өлкәсенә йөздән артык дрон һөҗүм иткән, бер хатын-кыз һәлак булган

Күпфатирлы йорт түбәсенә

Ленинград өлкәсе территориясендә бер төндә 113 дошман пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Дрозденко хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Губернатор мәгълүматлары буенча, Всеволожск шәһәрендә пилотсыз очкыч калдыклары күпфатирлы йорт түбәсенә төшкән, нәтиҗәдә өске каттагы фатирда булган хатын-кыз һәлак булган.

Моннан тыш, БПЛА Киришск районындагы КИНЕФ предприятиесе территориясенә төшкән . Янгын чыккан, ул локальләштерелгән, дип хәбәр иткән  Дрозденко МАКС каналында.

 


Нет комментариев