Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск аграрийлры республика Рәисе кулыннан өч автомобиль ачкычы кабул итеп алды

Әлеге тантана “АГРОВОЛГА” эшлекле күргәзмәсендә булды.

«АГРОВОЛГА» - бер мәйданчыкта 48 гектарлык тәҗрибә-демонстрация кырларын, масштаблы экспозицияне һәм эшлекле форумны берләштергән Россиядәге бердәнбер күргәзмә. Биредә профессионаллар очрашты, тәҗрибә уртаклашты, мөһим килешүләргә кул куйды, яңа планнар белән танышты.

"Монда авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңа технологияләр, җитештерүне цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү өлкәсендәге яңалыклар белән танышырга мөмкин иде. Яңа идеяләр һәм планнар барлыкка килде", - дип уртаклашты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аграр комплекс учреждениеләренә 100дән артык автомобиль ачкычларын тапшырды. Алар арасында Лениногорск хуҗалыклары да бар: авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе һәм үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе. Монда производство алдынгыларын хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Лениногорск кошчылык фабрикасы хезмәткәре Рушания Сабировна Шәмәрдәнова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев